Бүген Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырылды. Әлеге чара балаларны яклау көненә багышланган иде. Балалар саны белән без, әлбәттә, мактана алабыз! Безнең хезмәткәрләрнең балалары исемлегендә 78 бала исәпләнә. һәм бу әле олы яшьтәгеләрне исәпкә алмаганда. Ләкин аларның 78ен дә җыю мөмкин түгел әлегә. Чөнки араларында бик нәниләре дә күп.
Әлбәттә, җәйнең кояшлы матур көнендә оештырылган экскурсия бик күңелле булды.
1950 елның 1 июнендә беренче Халыкара балаларны яклау көне уздырыла, шуннан соң бу бәйрәм ел саен үткәрелә. 2023 елда Россиядә ул 74 нче тапкыр билгеләп үтелә. 1 июньдә Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында Урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре Урман музее белән берлектә әлеге датага багышланган бәйрәм оештырдылар һәм үткәрделәр.
Саба районы ФБП хезмәткәрләренең балалары өчен туристлык маршруты буенча әкият тамашасы оештырдылар.
1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан дәүләт циркында бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Тантаналы чара проектның 10 еллык юбилей елын ачуга багышланды. Җиңүчеләр һәм проектның активистлары өчен "Барысы да яхшы булачак!" - тамашасы тәкъдим ителде.
Җиңүчеләр:
1 сыйныф арасында – Закиров Самир (Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты)
2 сыйныфлар арасында – Сабитова Алия (Эзмә урта мәктәбе)
3 сыйныфлар арасында – Андреева Мәрьям (МБГУ “Шәмәрдән лицее “Үсеш”)
4 сыйныфлар арасында – Габсаттарова Зәмирә (Килдебәк урта мәктәбе)
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саба район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә» паркында безнең район балалары өчен иҗади мастер-класслар үткәрделәр. Балалар беләзекләр, татар орнаменты белән брошкалар һәм шарлардан төрле фигуралар ясарга өйрәнделәр. Шулай ук чарада журналлар тәкъдим ителде. Балалар әкият геройларын бик теләп буядылар. Бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә ошады.
2023 нче ел татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә “Остазлар һәм укытучылар” елы дип игьлан ителде. 1 июнь көнне гаилә паркында халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, саклау максатында III нче район күләм «ТАЛАНТЛЫ БАЛАЧАК» балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль – конкурсынның гала концерты узды.
Җәй - барлык балалар өчен иң яраткан ел фасылы. Җәйнең беренче көнендә халыкара бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә.
Безнең балалар интернат-йортында балачакның төп бәйрәме шатлыклы, җылы һәм матур итеп узды.
Байлар Сабасында чистарту корылмалары һәм басымлы канализация төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә.
"Шәмәрдән МПП ТКХ"ААҖ подряд оешмасы тарафыннан "Мичанбаш торак пунктында су белән тәэмин итү челтәрләре төзү " объекты буенча җир эшләре дәвам итә