Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Талантлы балачак» район конкурс-фестиваленең Гала-концерты

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

2023 нче ел татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә “Остазлар һәм укытучылар” елы дип игьлан ителде. 1 июнь көнне гаилә паркында  халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, саклау максатында  III нче  район күләм «ТАЛАНТЛЫ БАЛАЧАК» балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль – конкурсынның гала концерты узды. Гала концертның 1 июнь үткәрелүе очраклы гына тугел. Безнең киләчәк тормышыбыз, кешенең дөньялыкта яшәвенең бердәнбер мәгънәсе – булган балаларыбызны үсеше өчен  районыбызда бик күп эшләр башкарыла. Кадерле балалар! Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без - олылар сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, ярдәм кулы сузарга әзер торабыз. Сезнең киләчәкне бәхетле итү - безнең бурыч ул. Гала концертта катнашучыларга жюри әгъзалары Шәүкәт  Биктимеров исемендәге район мәдәният йортының баянчысы, музыка буенча хезмәткәр  Габдулхаков Айнур Газинур улы һәм     Хөснулла һәм Аллагияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе җитэкчесе Газизов Алмаз Зиннур  улы тарафыннан төрле дәрәҗәдәге Лауреат, Дипломант дипломнары һәм сертификатлар тапшырылды ия булдылар.  Катнашучыларның җитәкчеләренә жюри рәисе Саба районы Башкарма комитетының мәдәният булеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм котлауларын җиткерде.
 Барлыгы концертта 157 бала катнашты. Катнашучыларга зур рәхмәт! Киләчәктә ирешелгән уңышларда тукталып калмаска һәм иҗатта яңа үрләр яулауыгызны теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International