ҖЧ “Игенче” җәмгыяте кырларында иң мөһим һәм озакка сузылган кампанияләрнең берсе — азык әзерләү башланды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә азык әзерләү - күпьеллык үләннәрне уру башланды. Иң беренче күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабудан печән әзерлиләр һәм сенаж салалар.
Гадәттә, азык әзерләү июнь уртасында башлана, быел чәчү вакыты кебек үк ике атнага иртәрәк башланды.
Сабантуй бәйрәме - татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул -хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.
Бүген, 1 нче июнь, , балаларны яклау көне уңаеннан, “Яшьлек” яшьләр үзәге җиңел атлетика ярышы үткәрде. Ярышта барлыгы 250 дән артык бала катнашты. Шуларның 95 е мәктәпкәчә яшьтәгеләр.
Бәйрәмне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигай улы башлап җибәрде.
Ярышта катнашкан мәктәпкәчә яшьтәге һәр балага истәлекле бүләкләр һәм призлы урын алучы балаларга диплом белән акчалата бүләк тапшырылды.
Ел саен 1 июньдә бөтен дөньяда Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балачак- иң күңелле, иң бәхетле вакыт. Елның нинди генә вакыты булмасын, балачакның һәр мизгеле күңелле һәм кабатланмас булып истә калачак. 01 июнь көнне «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Балаларны яклау көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм оештырдылар.
Әлеге чара үз гаиләңә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, уртак иҗади эшчәнлеккә омтылыш, гаилә мөнәсәбәтләрендә әхлакый башлангычларны ныгыту, аралашу культурасын үстерүгә юнәлдерелгән иде.
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Бу уңайдан бүген Саба урта белем бирү мәктәбе стадионында 38 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 120 бала җыелды.
Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, бакча коллективы, әти-әниләр берлектә Сабантуйга бирнә җыйдылар.
Олы Арташ «Карлыгач»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре һәм тәрбиячесе Байлар Сабасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча спорт чарасында уңышлы катнаштылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
. Автоном коммерцияле булмаган "Балкыш " –(Сияние) тернәкләндерү үзәге "Бирнә" җыенында актив катнашты .
Балаларны яклау көне белән!