Сабантуй бәйрәме - татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул -хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Мәктәбебездә бу бәйрәмгә әзерлек берничә көн алдан башланды. Иртәгә сабантуй буласы көнне мәктәбебезнең актив укучылары милли киемнәрдән, гармуннар уйнап, җырлап-биеп, Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр - бирнә җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөрделәр. Барлык укытучыларны, хезмәткәрләрне биергә чакырып, олы бәйрәм ясадылар. Кулларында чигелгән сөлгеләр тагылган колга да бар иде.
Икенче көнне, 31 нче май көнне мәктәбебездә сабантуе үткәрелде. Сабантуенда капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү кебек уеннар уйнатылды. Хәтта ки, ат чабышына кадәр уздырылды."Атлар килә, атлар килә" дигән тавышка бөтен мәйдан борылып карады.Анда себеркегә атланган чабышкылар - егетләр, малайлар иде.Һәрбер "атның" исеме язылган, бөтен халык рәхәтләнеп көлде, шаярды, уйнады. Укучыларның әтәч куулары һәм аны тоту бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Укучыларыбыз тәмле пылаудан авыз иттеләр, мороженое белән сыйландылар.
Бәйрәмне оештыруда күп тырышлык куйган мәктәп җитәкчелегенә, күпсанлы иганәчеләргә - шәхси эшмәкәрләр Ибраһимов Рөстәм Рамилевич, Вакказов Ильназ Расимович, Байрамов Рөстәм Хөсәенович, ООО “Аш-Су” җитәкчесе Исламова Әлфизә Мостафовна, ООО “Кормовые технологии” Леухин Сергей Вячеславович һәм Галиуллин Айнур Илнурович, КФХ Газизов җитәкчесе Руслан Аудитовичларга барлык укучыларыбыз, әти-әниләр, укытучыларыбыз исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез.
Укуның соңгы көнендә балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Бу көн аларның хәтерләрендә озак сакланачак. Милли йолаларга, уеннарга мәхәббәтне шулай турыдан-туры катнашып, оештырып кына балалар күңелендә тәрбияли алабыз.