"Игенче" ҖЧҖ 8 авылны берләштергән Сабантуй бәйрәме үткәрә
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 8 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
2нче июньдә Байлар Сабасы бистәсенең Гали Закиров урамында урнашкан ябык зиратында өмә үткәрелә
Сабантуйга бүләкләр җыю
Бу игелекле, чын мәгънәсендә күңелгә үтеп керерлек бәйрәм, олы яшьтәгеләргә җитди җаваплылыкны искә төшерә, чөнки балалар — безнең өметебез һәм киләчәгебез! Җәмгыятьнең һәм гаиләнең төп бурычы, көчләрне берләштереп, үсеп килүче буын тормышын лаеклы һәм кызыклы итү!
Без, олылар, балаларыбызны яхшырак аңлар өчен, балачагыбызга ешрак кайтырга, балачак хисләребезне искә төшерергә тиешбез. Һәр баланың иң мөһим хокукы-бәхетле балачакта! Балаларыгызны саклагыз, аларны хөрмәт итегез! Шуны истә тотарга кирәк: чит балалар булмый. Алар барысы да безнеке! Һәм безнең тәрбияләү, безнең районның һәм тулаем илебезнең киләчәге белән бәйле.
Балаларыбызга үз сәләтләрен үстерергә ярдәм итүче, эстетик тәм сеңдерүче һәм рухи дөньяларын баетучы һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерәбез.
Сезне хөрмәт итеп, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе.
Шәмәрдән авыл җирлегендә милли Сабантуй бәйрәме узачак урман аланында әзерлек эшләре бара.
31нче май көнне, Саба муниципаль районы волейбол Федерациясе һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге,районыбызның 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлары һәм хатын-кызлары өчен волейбол турниры үткәрде.
Турнирны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы волейбол Федерациясе председателе Ф.Т. Валиев ачып, командаларга уңышлар теләде.
Хатын-кызлар арасында 2, ир-атлар арасында 4 команда каташты. Хатын- кызлар ярышында беренче урынны “Саба җыелма” командасы, икенче урынны “Шәмәрдән” командасы яулады. Ир-атлар арасында беренче урынга “Шәмәрдән”, икенче урынга “Сабагаз”, өченче урынга “Мичән”, дүртенче нче урынга “Ветераннар” командасы лаек булды.
Шәмәрдән балалар бакчасы "Салават күпере" коллективы Бирнә җыенында актив катнашты.
Шәмәрдән авыл җирлеге Сабантуй бәйрәменә әзерләнә. Предприятиеләр һәм оешмалар "Бирнэ"җыенында актив катнашалар.
Югары Симет “Ромашка“ балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, бакча коллективы, әти әниләр Сабантуйга бирнә җыярга чыктылар.