ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге буенча Бөтенроссия “ Чиста Су” акциясенә кушылып Кече Шыңар авылында яшәүчеләр авыл чишмәсе тирәлеген җыештырдылар

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

31-нче май көнне социаль педагог Шәймәрданова Лилия Рәссим кызы мөстәкыйль яшәү төркеме тәрбияләнүчеләре белән "31-нче май –Бөтендөнья тәмәкесез көн!», дип исемләнгән чара үткәрде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

   31 майда безнең приютта балаларны яклау көне уңаеннан Күңелле стартлар узды. Балачак-күңелле вакыт! Балалар төрле конкурсларда һәм эстафеталарда ярыштылар. Капчык киеп йөгерү,галошларда йөгерү, чаңгыда йөгерү,озынлыкка сикерү, аркан тарту һәм башка күп торле уеннарда катнаштылар. Уеннар күңелле биюләр һәм балалар флешмобы белән үрелеп барды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

"Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары, волонтерлар белән берлектә, Халыкара тәмәкегә каршы көрәш көненә багышланган буклетлар таратты

23 майда Олы Арташ урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау"бәйрәме узды

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Бүген Балык Бистәсе районында ел саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин Айрат Камил улы "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалык итү формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы" номинациясендә җиңүче булды, диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

 "Тургай" приютында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм  узды. Элеге чарага барыбыз да  тырышып әзерләндек. Балалар уеннарда катнаштылар, концерт номерлары белән чыгышлар ясадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

Арташ авыл җирлегендә территорияләрне күләмле җыештыру, тәртипкә китерү эшләре алып барыла

Тэги: Арташ авыл җирлеге

26 майда Кече Шыңар мәдәният йортында "Күңелле күршеләр"фольклор бәйрәме узды. Мәдәният йорты бу көнне гореф-гадәтләр, халык көйләре, биюләр, халык уеннары белән гөрләп торды. Күршеләребез – Оет авылыннан "Зөбәрҗәт", Сабай авылыннан "Гәрәбә", Миңгәр авылыннан "Былбылым " фольклор коллективларын халык иҗатына рухландыручы итеп күрү бик  куандырды! 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2023 ел халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларыбызны барлау елы. Балаларга  кечкенәдән үк милли тәрбия бирү максатында  Олы Шыңар Әллүки балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән бергә милли бәйрәмебез сабантуйга бирнә җыю оештырдылар. Олы һәм Кече Шыңар авылы урамнары буйлап җырлап, күңелле итеп йөрделәр. Җыйналган бүләкләрне  үз бакчаларында үткәрелгән бәйрәмдә, төрле ярышларда катнашучыларга тапшырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International