31нче май көнне, Саба муниципаль районы волейбол Федерациясе һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге,районыбызның 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлары һәм хатын-кызлары өчен волейбол турниры үткәрде.

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

31нче май көнне, Саба муниципаль районы волейбол Федерациясе һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге,районыбызның 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлары һәм хатын-кызлары өчен волейбол турниры үткәрде.
Турнирны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы волейбол Федерациясе председателе Ф.Т. Валиев ачып, командаларга уңышлар теләде.
Хатын-кызлар арасында 2, ир-атлар арасында 4 команда каташты. Хатын- кызлар ярышында беренче урынны “Саба җыелма” командасы, икенче урынны “Шәмәрдән” командасы яулады. Ир-атлар арасында беренче урынга “Шәмәрдән”, икенче урынга “Сабагаз”, өченче урынга “Мичән”, дүртенче нче урынга “Ветераннар” командасы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International