Халыкара балаларны яклау көне

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Бу уңайдан бүген Саба урта белем бирү мәктәбе стадионында 38 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 120 бала җыелды. Чара Саба районы буенча эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге белән берлектә үткәрелде. Балалар татар милли уеннары уйнадылар, эстафеталарда катнаштылар, биеделәр һәм җырладылар. Чара ахырында барлык балалар Дәүләт автоиспекциясе бүлеге хезмәткәрләреннән истәлекле бүләкләр алдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International