Балалар Сабантуйга бирнә җыя

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татар халкында күркәм бәйрәмнәр күп! Бәйрәмнәр арасында иң асылы – ул Сабантуйдыр, мөгаен! Сабантуй, Сабан туе, кыр бәйрәме- язгы эшләр  тәмамланып, халыкның бер ял итеп алу мөмкинлеге, алдагы җәй эшләре алдыннан әз генә иркен сулыш алу вакыты! Сабантуй- кыр батырларын билгеләу , алдынгыдарны тәбрикләу мөмкинлеге! Сабантуй- дуслык, татулык бәйрэме!

 Гасырлардан килгән милли гореф – гадэтләребезне сакларга тырышып , балаларга милли патриотик тәрбия бирү, татар телебезне саклау  Саба районы балалар бакчаларының төп бурычы! 2023 ел- милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде! Шул уңайдан, узебезнең бабаларыбыздан килгән күркәм гадәтләребезне искә тошереп, без, Югары Симет “Ромашка “ балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез, бакчабыз коллективы, әти әниләребез  белән берлектә Сабантуйга бирнә җыярга чыктык!

   Балалар халкыбызның милли киемнәреннән, калфак- тубәтәйләреннән, матур җырлар җырлап, авыл халкын сөендереп “бирнә” җыеп йорделәр. Сабантуйның бу күркәм йоласы белән таныштылар.Бакча хезмәткәрләре, әти- әниләр катнашуындагы әлеге чара нәниләребез күңеленә бик ошады! Аларның күңелләрендә татар халкына мәхәббәт, халкы белән горурлану,татар теленә хөрмәт уята алдык дип ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International