Җәй - барлык балалар өчен иң яраткан ел фасылы. Җәйнең беренче көнендә халыкара бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә.
Безнең балалар интернат-йортында балачакның төп бәйрәме шатлыклы, җылы һәм матур итеп узды. Бәйрәм башында тәрбиячеләр балалар өчен кунаклар катнашында асфальтта рәсем ясау, спорт уеннары, тарыдан «Логотиплар» аппликациясе, «Төсле куллар» рәсем ясау һәм «Дәүләт символлары» пазлылары рәвешендә мастер-класслар үткәрделәр.
Концерт программасы тәрбияләнүчеләрнең концерт номерлары белән театральләштерелгән тамаша рәвешендә әзерләнгән иде. Барлык катнашучылар да бу бәйрәмне балаларның күңелләрендә истә калырлык итеп үткәрергә, бәйрәм атмосферасы булдырырга һәм күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән сөендерергә тырыштылар.
Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы; Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Попечительләр советы әгъзалары, шулай ук опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы.