Суга бату - сулыш юлларына су үтеп кереп (аспирация), салкын суда йөрәкнең рефлектор туктап, сулыш юлларында спазм башланып үлемнең терминаль халәте башлануы нәтиҗәсендә үпкәләрдә газ алмашынуның кимүенә яки тукталуына китерә.
"Саба РҮХ" ДАССОсы каршындагы поликлиника табибы-хирургы Ахмадуллин Рамил Шәйхенур улының тәкъдимнәре.
Кыскача эш итү алгоритмы:
• Сезгә бернәрсә дә янамавына инаныгыз. Зыян күрүчене судан чыгарыгыз. (Умыртка баганасы сынган дип шикләнгәндә, зыян күрүчене тактада яки калканда чыгарыгыз.).
• Зыян күрүчене алгы ягы белән тезегезгә куеп, сулыш юлларын судан арындырыгыз. Авыз куышлыгын чистартыгыз.
• «Ашыгыч ярдәм»чакырыгыз
• Йокы артерияләрендәге пульсын,яктылыкка реакциясен, тын алуын тикшерегз.
• Әгәр пульс, сулыш алу һәм яктылыкка реакциясе булмаса, шунда ук йөрәк-үпкә реанимациясенә керешегез. Медицина хезмәткәрләре килгәнче яки сулыш алу һәм йөрәк тибеше торгызылганчы реанимацияне дәвам итегез.
• Сулыш алу һәм йөрәк эшчәнлеген торгызганнан соң, зыян күрүчене яны белән яткырыгыз. Аны каплагыз һәм җылытыгыз. Зыян күрүченең сэламәтлеген даими контрольдә тотыгыз!
Реанимация эшләрен ничек башкарырга:
Ясалма сулыш зыян күрүченең сулыш алмавы ачыкланганда эшләнә. Аны авызны авызга яки авызны борынга куеп ясыйлар. Моны ясар алдыннан аның авызын ачып карарга, чит әйберләр булса, чистартырга кирәк. Һава өргәндә күкрәге күтәрелә икән, димәк, дөрес эшлисез.
Йөрәгенә массаж ясау. Зыян күрүченең пульсы булмаганда моны кичекмәстән эшләү шарт. Моның өчен аны каты урынга яткырырга һәм күкрәк сөяге тәмамланган урыннан 2-4 сантиметр өстәрәк урынга кушкуллап (кулның берсе өстенә икенчесен куярга һәм астагысының уч төбе белән) басарга кирәк. Тизлек — бер минутка 100-120 басу. Шул ук вакытта ясалма сулыш алдыру яхшы. Зыян күрүченең сулыш алуы һәм пульсы барлыкка килсә, ярдәм күрсәтүне туктату шарт.
Әгәр реанимация барышында зыян күрүченең авызында сыеклык тупланса, авыз куышлыгын аннан азат итәргә кирәк.
Реанимация чаралары уңышлы тәмамланса, зыян күрүчене коры сөлге белән сөртергә,җылытырга һәм «ашыгыч ярдәм»килүен көтәргә кирәк.