ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

1 сентябрьдә Олы Арташ башлангыч белем бирү мәктәбендә  Белем көне билгеләп үтелде. Яңа уку елында мәктәптә барлыгы 23 бала укыячак һәм тәрбияләнәчәк. Беренче сыйныфка 7 укучы керде. Укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны котларга Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Саба районы Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе Вәлимөхәммәтова Фәридә Ренат кызы, авыл җирлеге башлыгы, мәгариф системасы вәкилләре килде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

            1 нче сентябрьдән 10 нчы сентябрьгә кадәр Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Экстремизмга-юк!» декадасы старт алды. Ункөнлек чаралары экстремизм һәм террорчылык идеологиясенә каршы торуны профилактикалауга, шулай ук террорчылык һәм экстремистик идеология чагылышына түземсезлек атмосферасының җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Без барыбыз да мәктәп бусагасын узган кешеләр.

Белем алган вакытлар- иң күңелгә уелып калган, гомер буена  хәтердә сакланган  -балачак , үсмерчак вакытлары инде ул.

Сабабаш авылында яр буе урамында юлларны ремонтлау эшләре башланды. Подрядчы булып Татавтодор тора.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Салкыннар һәм температура үзгәрешләре башлану белән безнең иммунитет җитди йөкләнеш кичерә. Көзен һәм кышын вируслы инфекцияләр, шул исәптән ОРВИ, грипп һәм салкын тию авырулары ешрак кискенләшә.

Тэги: хастаханә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Миңгәр авылының җирле әһәмияттәге юлында үзара салым хисабына асфальт-бетон катлыклы чокыр ремонты башкарылды . Эшне «МДСУ -1» ҖЧҖ  башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

“Күрше” проекты кысаларында үтүче чаралар безнең Сабабызда да бик матур яңгыраш алды, райондашларыбыз, күршеләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде.  Әлеге чараның өченчесен 30 август - Татарстан Республикасы көне, шулай ук безнең Саба районы оешканга 95 ел тулуга да багышларга теләдек. Чөнки Татарстанда бик күп районнар бер-берсенә күрше булып яшәсә, районыбыз халкы исә шулай ук бердәм, дус, телебез һәм милләтебез сакчылары буларак матур яшиләр. Гаилә, милли традицияләрне саклау һәм килер буыннарга тапшыруга зур өлеш кертәләр. Шулай ук әлеге чара анда районыбыз башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов үзе катнашу белән дә истәлекле.

Кунакларны район мәдәният йортлары каршында эшләүче ансамбльләр, курайчылар, гармунчылар каршы алды. Чараны проект җитәкчесе – Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева башлап җибәреп, ул барысын да әлеге проектның максаты һәм бурычлары белән таныштырды. Саба районы тарихы, аның кәсепләре турында мәгълүмат бирде. Параллель рәвештә мастер-класслар да барды, анда балалар Саба урман хуҗалыгы, Саба сувениры тарихы белән таныша, үз куллары белән әлеге савыт-сабаларны буяп, әзер сувенирларны исә истәлеккә алып та китә алдылар.  

Киләсе тукталыш - «Йөзек салыш», «Биш почмак» кебек татар халкыбызның милли уеннары, район мәдәният йорты хореографы катнашында татар халык биюе буенча мастер-класс. Әлеге тукталышның максаты-татар сөйләмен тыңлап кабул итәргә һәм аңларга, аңлаешлы тематика, үзләштерелгән сүзләр чикләрендә татарча сөйләшергә өйрәтү. Балаларның кабул итү, игътибарны, хәтерне үстерү; милли уеннарның төрләре белән таныштырып, телебезгә, мәдәниятебезгә кызыксыну уяту.

Әлеге барлык чаралар исә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район клублар системасы хезмәткәрләре, районыбыз үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Иң кызыклы һәм тәмле тукталыш - саф һавада милли ризыкларыбыз белән чәй эчү. Биредә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре һәм бәйрәм кунаклары да милли ризыклардан авыз итә алды. Самовар чәе һәм мичтә пешкән коймаклар - бәйрәмнең матур бизәге һәм җылы, рәхәт урыны иде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1 сентябрь - һәркем өчен үз гомерендә иң дулкынландыргыч көн. Тимершык урта мәктәбендә, "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернатында"  һәм   Миңгәр башлангыч мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

1 сентябрь  көнне Тимершык авылында яшәүче Нигъмәтҗанова Мәсрүрә Йосыф кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х.,  Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International