1 нче сентябрь бөтенебезгә кагыла торган бәйрәм

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Без барыбыз да мәктәп бусагасын узган кешеләр.

Белем алган вакытлар- иң күңелгә уелып калган, гомер буена  хәтердә сакланган  -балачак , үсмерчак вакытлары инде ул.

Хәзерге көндә  безнең хезмәткәрләр арасында кемдер баласын, ә кемдер оныгын укыта.

 "Игенче" җәмгыяте ел да беренче сыйныфка укырга  керүче балаларны зурлап  бүләкләр  әзерли .

Укучыларны һәм класс җитәкчеләрен  бүген дә җитәкчебез  Алмаз Зөфәр улы котлап кыйммәтле бүләкләр тыпшырды.Укучыларга , укытучыларга,  аларның әти- әниләренә уңышлар теләп матур теләкләрен җиткерде. Бүләкләре дә нинди әле - уку барышында кирәк булган барлык кирәкле уку әсбаплары. Балаларның күңеле булырлык - кыз һәм малайларга дип сайланганы!

Саба  аграр көллиятендә белем алучы студентларыбыз да читтә калмый.

Барыбызга да уңышлар , сәламәтлек насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International