Байлар Сабасында кабат "Күрше" фестивале гөрләде

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

“Күрше” проекты кысаларында үтүче чаралар безнең Сабабызда да бик матур яңгыраш алды, райондашларыбыз, күршеләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде.  Әлеге чараның өченчесен 30 август - Татарстан Республикасы көне, шулай ук безнең Саба районы оешканга 95 ел тулуга да багышларга теләдек. Чөнки Татарстанда бик күп районнар бер-берсенә күрше булып яшәсә, районыбыз халкы исә шулай ук бердәм, дус, телебез һәм милләтебез сакчылары буларак матур яшиләр. Гаилә, милли традицияләрне саклау һәм килер буыннарга тапшыруга зур өлеш кертәләр. Шулай ук әлеге чара анда районыбыз башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов үзе катнашу белән дә истәлекле.

Кунакларны район мәдәният йортлары каршында эшләүче ансамбльләр, курайчылар, гармунчылар каршы алды. Чараны проект җитәкчесе – Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева башлап җибәреп, ул барысын да әлеге проектның максаты һәм бурычлары белән таныштырды. Саба районы тарихы, аның кәсепләре турында мәгълүмат бирде. Параллель рәвештә мастер-класслар да барды, анда балалар Саба урман хуҗалыгы, Саба сувениры тарихы белән таныша, үз куллары белән әлеге савыт-сабаларны буяп, әзер сувенирларны исә истәлеккә алып та китә алдылар.  

Киләсе тукталыш - «Йөзек салыш», «Биш почмак» кебек татар халкыбызның милли уеннары, район мәдәният йорты хореографы катнашында татар халык биюе буенча мастер-класс. Әлеге тукталышның максаты-татар сөйләмен тыңлап кабул итәргә һәм аңларга, аңлаешлы тематика, үзләштерелгән сүзләр чикләрендә татарча сөйләшергә өйрәтү. Балаларның кабул итү, игътибарны, хәтерне үстерү; милли уеннарның төрләре белән таныштырып, телебезгә, мәдәниятебезгә кызыксыну уяту.

Әлеге барлык чаралар исә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район клублар системасы хезмәткәрләре, районыбыз үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Иң кызыклы һәм тәмле тукталыш - саф һавада милли ризыкларыбыз белән чәй эчү. Биредә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре һәм бәйрәм кунаклары да милли ризыклардан авыз итә алды. Самовар чәе һәм мичтә пешкән коймаклар - бәйрәмнең матур бизәге һәм җылы, рәхәт урыны иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International