1 сентябрьдә Олы Арташ башлангыч белем бирү мәктәбендә Белем көне билгеләп үтелде. Яңа уку елында мәктәптә барлыгы 23 бала укыячак һәм тәрбияләнәчәк. Беренче сыйныфка 7 укучы керде. Укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны котларга Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Саба районы Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе Вәлимөхәммәтова Фәридә Ренат кызы, авыл җирлеге башлыгы, мәгариф системасы вәкилләре килде.