ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Кече Шыңар авыл мәдәният йортында студентлар һәм яшьләрнең "Сезнең җәйләр җәймени ул, авыл җәе иң чыны" дип исемләнгән традицион концерты булып узды. Яшьлек-өметләр һәм ачышлар чоры, ә яшьләр - яңа  идеяләр генераторы. Июль кичәсе көчле энергетика, дәртле биюләр, популяр җырлардан яңгырап торды. Концерт видеога төшерелгән күренеш белән башланып китте, аннан яшьләр “аулак өйгә” җыелдылар.Җыр-бию, күңелле конкурслар һәм куренешләргә бай чыгышлар тамашачыларга да ошады, алар башкаручыларга кушылып җырладылар, биеделәр, мәзәкләрдән күңелләр күтәрелде, бергәләп көлделәр.  Тамашада яшь башкаручылар, яшүсмерләр, иҗат коллективлары  һәм күрше районнардан килгән кунаклар катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2023 елның 2 августында Лесхоз бистәсеннән Иванова Мария Михайловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кунаклар нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын теләделәр. Аңа шәхси котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Саба муниципаль районы буенча ГТО тестлау үзәге халыкның барлык категорияләрен тестлау буенча актив эш алып бара.

Кичә Саба үзәк район хастаханәсе пациентлары хроник обструктив үпкә авыруы (ХОБЛ), хроник бронхит һәм астма белән авыручылар өчен  онлайн дәрестә  катнаштылар.

Алабуга үзәк район хастахәнәсенең табиб-психиатр-наркологы Марина Пляшкова ХОБЛ, хроник бронхит һәм астма белән авыручыларга тәмәке  кулланудан ничек котылырга кирәклеге турында сөйләде.

Тэги: хастаханә

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее  Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган истәлекле акция үткәрүгә кушылды. Кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган акция чарасы Лесхоз торак пунктының символик урынында узды. Акциянең символы булып ак шарлар, кәгазь кораблар һәм күгәрченнәр, фонарьлар, шулай ук ак төстәге чәчәкләр булып тора. Билгесез солдат һәйкәле мемориалы янында бер минут тынлык игълан ителде һәм вакытсыз киткән Донбасс фәрештәләре истәлеге хөрмәтләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы федераль законнарга ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты турында Нигезләмә нигезендә (алга таба - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 № 468 карары белән расланган Дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлый һәм билгеләнгән тарифларның 2023 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый торышына йогынтысын анализлый.

Югары Шытсу авылында зират территориясен чистарту эшләре башкарылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Елыш авылы аша үтүче елганы чистарту, тирәнәйтү буенча эш башкарылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

29 июльдә Югары Симет авылында яшьләр җыены булып узды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

1
август, 2023 ел
сишәмбе

ҖЧҖ "Ремонтстройсервис" подрядчы оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт эшләре бара

Тэги: окс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International