29 июльдә Югары Симет авылында яшьләр җыены булып узды. Җыенда төрле спорт ярышлары, футбол уены, турникта күтәрелү кебек спорт төрләреннән катнашучылар үзләренең көчләрен сынадылар. Футболда 3 команда катнашты. 1 урында Алан, 2 урында Симет мәктәбе, 3 урында Симет яшьләре командасы булды. Бу чараның максаты - яшьләр арасында бердәмлекне арттыру, авырлыклар килгәндә бер-береңә ярдәм итү, авылның яшәеше алар кулында икәнен аңлату, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.