Шәмәрдән авылы Родниковая урамындагы бер фатирлы йортның "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Дәүләт программасы буенча тышкы стеналарын салу башланды
Бүген безнең Саба 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында "Балалар терроризмга каршы!" дигән чара уздырылды.
Суд карары нигезендә Түбән Шытсу авылында иске йорт сүтелә.
02.08.2023 елга Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы
Агымдагы елда Югары Шытсу авыл зиратын чистарту буенча зур эшләр башкарылды. Авыл халкы һәм "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте ярдәме белән агачлар киселеп чистартылды, иске коймалар сүтелде. Бүгенге көндә үзара салым акчалары хисабына яңа зират коймасы эшләнелә. Барлыгы 401 м. озынлыкта койма тоту планлаштырыла. Эшне Арча шәһәренең ИП "Касимов" шәхси эшмәкәре башкара.
Чәбия Чүрчи авыл клубы һәм арт - Грате марионеткалар театры Лубиян авылында мәктәп урманчылыклары слетында катнашты
Чәбия Чурчи авыл клубында "Сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре"дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Чара балаларның суда үз-үзләрен тотышы, бәхетсезлек очракларын кисәтү мәсьәләләренә багышланган иде. Мөдир балалар белән Суда куркынычсызлык кагыйдәләре, су янында ял итү вакытында саклык чаралары турында сөйләште, балаларга рөхсәт ителгән урыннарда гына су коенырга һәм суда шуарга, суга чумарга һәм таныш булмаган урыннарда суга сикерергә ярамый, дип аңлатты.
31.07.2023 елда КФХ Мөхәммәтшин З.З хужалыгында семинар киңәшмә узды
Эзмә авыл җирлегендә урнашкан "Таиф" автомобильләр ягулык салу станциясе капиталь ремонттан соң яңартылды.
Олыязда җәйнең соңгы аен җыр-бию белән каршы алдылар
31 июль кичендә Олыяз мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Очрашу - капка төбендә» дигән кич утыру бәйрәме оештырылды.