"Балалар терроризмга каршы!"

2023 елның 1 августы, сишәмбе

 

Бүген безнең Саба 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында "Балалар терроризмга каршы!" дигән чара уздырылды.

Чакырылган кунак Байлар Сабасының «Гимназия» ОБЖ укытучысы Хайриев Илнур Зөфәр улы булды.  Ул балаларга «терроризм» дигән куркыныч сүз артында нәрсә яшерелгәнлеге һәм террорчылык куркынычы туганда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балаларны куркынычларга каршы торырга өйрәтте һәм экстремаль ситуацияләрдә үзләрен ничек якларга кирәклеген аңлатты.

            Чара ахырында дидактик уен уздырылды.  Анда балалар алган белемнәрен ныгыта алдылар. Балалар кызыксынып, мавыгып, игътибар белән тыңладылар, күп сораулар бирделәр, күзәттеләр һәм уенда актив катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International