Олыязда җәйнең соңгы аен җыр-бию белән каршы алдылар
31 июль кичендә Олыяз мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Очрашу - капка төбендә» дигән кич утыру бәйрәме оештырылды.
1 августтан Татарстан Социаль фонды Татарстанда яшәүче 250 меңнән артык эшләүче пенсионерның пенсияләрен яңадан исәпли
2023 елның 21-30 июлендә Саба-Арена спорт мәктәбенең базасында Саба, Казан һәм Екатеринбург командалары катнашында фехтование буенча күнегү чарасы узды. Спортчылар фехтование күнегүләрнең оптималь дәрәҗәсен саклауга ярдәм итүче физик, тактик-техник, психологик әзерлек дәрәҗәсен күтәрделәр.
«Урман әкияте»нең яхшы экологиясе, уңайлы шартлар, сәламәт туклану, катгый режим, үсеш алган спорт инфраструктурасы спортчыларны һәм тренерларны 10 көн дәвамында озата килде.
Спортчылар белән тәҗрибәле тренерлар Шаһиева Эльвира Ханиповна, Мифтахова Зөлфия Ибраһимовна, Гафурҗанова Элла Гыйльфановна, Черевко Светлана Петровна, Абдуллин Тимур Маратович, Ильясов Радик Мөдәрисович эшләде.
Эш атмосферасы 100% ка билгеләнгән. Биредә спортчылар тәҗрибә уртаклашты, үз-үзләренә ышаныч тапты!
Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үләннәрне чабу эшен «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары башкара.
Тимершык авылы Березовая урамына, ЩПС Республика программасы нигезендә, каты өслекле юл җәю һәм су агу өчен күпер ролен башкаручы торба салынды. Хәзерге вакытта торбаларның терәк конструкцияләрен урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Эшне “МДСУ -1” Балтач ҖЧҖ оешмасы башкара.
2023 елның 28 июлендә Саба районының яшь йөзүчеләре йөзү буенча Россия Кубогына Россия чемпионнары йөзүләрен карарга бардылар.
Гражданнарның үзара салым программасы буенча зират территориясен Сабай торак пунктында агачлардан һәм куаклардан чистарту үткәрелде. Бу программага читтә яшәүче авылдашлар да үз өлешләрен кертә. Бу эшне киләсе елларда да дәвам итәчәкбез.
Имезүнең файдасы хатын кыз сэламәтлеге өчен һичшиксез күп.
Мәкаләдә без имезү хатын-кызга нинди файда китерә, шулай ук имезгәндә яшь әнидә нинди кыенлыклар туарга мөмкин икәнлеге турында сөйләячәкбез.
Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Загидуллина Гөлнара Мөхәмәтфәнис кызын 45 яшьлек матур бәйрәме белән тәбрикләп, коллектив үзенең иң изге, ихлас теләкләрен җиткерде.
31 июльдә Лесхоз мәдәният йортына Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы мәдәният комитеты рәисе Ямпольская Елена Александровна үз кызы белән килде. Кечкенә кунак әкият герое Баба Яга белән очраша, алар төрле уеннарда уйныйлар. Кунаклар көчле эмоцияләр алдылар һәм бик канәгать калдылар.