1 августтан Татарстан Социаль фонды Татарстанда яшәүче 250 меңнән артык эшләүче пенсионерның пенсияләрен яңадан исәпли

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Елдагыча  Татарстан Социаль фонды 2022 елда алар өчен  иминият кертемнәре күчерелгән 250 меңнән артык эшләүче пенсионерның пенсияләрен  1 августтан  яңадан исәпли.

        "Пенсия күләме билгеле бер коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле. Эшләүче пенсионерларның хезмәт хакларының да, иминият кертемнәренең дә  төрле булуын исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә августта пенсия артуы индивидуаль характер йөртә, ул 3 пенсия коэффициенты белән чикләнгән”, - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

       Иминият пенсиясеннән тыш, 1 августтан  шулай ук пенсия тупланмалары хисабыннан исәпләнелүче түләүләр - тупланма пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр күләме дә артачак.

       Исегезгә төшерәбез, исәп-хисап гаризасыз гына автомат рәвештә ясала, моның өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International