Фехтование буенча күнегү чарасы

2023 елның 1 августы, сишәмбе

2023 елның 21-30 июлендә Саба-Арена  спорт мәктәбенең базасында Саба, Казан һәм Екатеринбург командалары катнашында фехтование буенча күнегү чарасы узды. Спортчылар фехтование күнегүләрнең оптималь дәрәҗәсен саклауга ярдәм итүче физик, тактик-техник, психологик әзерлек дәрәҗәсен күтәрделәр.

 «Урман әкияте»нең яхшы экологиясе, уңайлы шартлар, сәламәт туклану, катгый режим, үсеш алган спорт инфраструктурасы спортчыларны һәм тренерларны 10 көн дәвамында озата килде.

Спортчылар белән тәҗрибәле тренерлар Шаһиева Эльвира Ханиповна, Мифтахова Зөлфия Ибраһимовна, Гафурҗанова Элла Гыйльфановна, Черевко Светлана Петровна, Абдуллин Тимур Маратович, Ильясов Радик Мөдәрисович эшләде.

Эш атмосферасы 100% ка билгеләнгән. Биредә спортчылар тәҗрибә уртаклашты, үз-үзләренә ышаныч тапты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International