21 май көнне Тимершык урта мәктәбе базасында агротехнология классының йомгаклау проект эшләрен яклау булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балаларның күбесе проектлар өчен бик кызыклы һәм актуаль темалар сайлаган. Проект эшләрен яклау укучыларның сайланган тема буенча үз эшләрен тәкъдим итү һәм презентация аша күрсәтү белән үрелеп барды. Нигездә, укучылар проект эшләренең югары дәрәҗәдә башкарылуын күрсәттеләр. Комиссия яклау дәрәҗәсен иң югары баллар белән бәяләде.Укучылар куелган бурычны үтәделәр.