«Президент уеннары»

2026 елның 22 мае, җомга

14-16 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Бөтенроссия мәктәп укучыларының «Президент уеннары» спорт ярышларының республика этабы  узды.

«ОНИКС» мәгариф үзәге командасы югары әзерлек, җиңүгә омтылыш һәм бердәм эшчәнлек күрсәтеп, гомуми команда исәбендә мактаулы 2 нче урынны яулады!

Команда түбәндәге уен төрләрендә дә призлы урыннарга иреште:

  • Теория - 1 нче урын
  • Хәрәкәтле уеннар - 1 нче урын
  • Күптөрле ярыш - 2 нче урын
  • Эстафета - 2 нче урын,

Уңышлы нәтиҗәләре белән без укучыларны һәм аларның җитәкчеләре Шакиров Илһам Рәсим улын чын күңелдән котлыйбыз! Мондый ярышлар — спорт осталыкларын гына сынау түгел, ә команда рухын, максатчанлыкны һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда мөһим адым.

Командага киләчәктә дә яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International