Үзара салым акчасына койма тоту

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Агымдагы елда Югары Шытсу авыл зиратын чистарту буенча зур эшләр башкарылды. Авыл халкы һәм "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте ярдәме белән агачлар киселеп чистартылды, иске коймалар сүтелде. Бүгенге көндә үзара салым акчалары хисабына яңа зират коймасы эшләнелә. Барлыгы 401 м. озынлыкта койма тоту планлаштырыла. Эшне Арча шәһәренең ИП "Касимов" шәхси эшмәкәре башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International