Кичә Саба үзәк район хастаханәсе пациентлары хроник обструктив үпкә авыруы (ХОБЛ), хроник бронхит һәм астма белән авыручылар өчен онлайн дәрестә катнаштылар.
Алабуга үзәк район хастахәнәсенең табиб-психиатр-наркологы Марина Пляшкова ХОБЛ, хроник бронхит һәм астма белән авыручыларга тәмәке кулланудан ничек котылырга кирәклеге турында сөйләде.
» Сәламәтлек мәктәбен "онлайн рәвештә" Татарстан Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы республика үзәге " оештырды. Онлайн-дәрес Россиянең «Контур-Толк»сервисында узды.