Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган акция

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее  Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган истәлекле акция үткәрүгә кушылды. Кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган акция чарасы Лесхоз торак пунктының символик урынында узды. Акциянең символы булып ак шарлар, кәгазь кораблар һәм күгәрченнәр, фонарьлар, шулай ук ак төстәге чәчәкләр булып тора. Билгесез солдат һәйкәле мемориалы янында бер минут тынлык игълан ителде һәм вакытсыз киткән Донбасс фәрештәләре истәлеге хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International