ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Икшермә командасы зур футбол буенча турнирда икенче әйләнешкә чыкты

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Икшермә командасы Югары Шытсу авылында Физкультурниклар көненә багышланган мини-футбол буенча турнирда катнашты

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

12 август көнне Балалар иҗат үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе узды

Тэги: Мәгариф идарәсе

Керәнле авыл клубы, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында'  "Балкыш" берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергәләп,  "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йолалары оештырды. Кияү мунчасы берничә йорт аша яшәүче күршеләрдә әзерләнде. Никах төненнән соң иртән кияү белән кәләшне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлап, биеп  мунчага озаттылар. Алар мунчадан  чыкканда, башта мунча алачыгына әтәч белән тавык кертеп җибәрделәр. Кияү белән кыз аларны куып чыгарды: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса - кыз була. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм коймак, чәй белән каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр.  Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан соң, аларны уфалла арбасына утыртып кире  өйләренә алып кайттылар. Уен-көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы бик күңелле узды. Яшь парлар, аларның гаилә тарихынын беренче битен шундый матур йола белән бизәгәннәре өчен, оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Киләчәккә һөнәр сайлау – укучылар өчен иң мөһим адым. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

14
август, 2023 ел
дүшәмбе

"Юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек белегез!"-дигән исем астында Саба район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә  6 нчы номерлы «Балачак» Саба балалар бакчасында  танып белү уены уздырдылар. Уен формасында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Китапханәче сөйләвеннән балалар юлда, җәмәгать транспортында үзләрен ничек дөрес тотарга, велосипедта ничек йөрергә, юл билгеләре нинди була һәм алар нәрсә турында сөйлиләр, әкият геройларын һәм аларның транспорт чараларын искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, «Светофор», «юл билгесен җыеп ал» , «су,җир,һава транспорты», "рөхсәт ителә – тыела" кебек уеннар үткәрелде. Китапханәче балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча журналлар-китаплар тәкъдим итте. Чара тәмамлангач, балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки бу кагыйдәләр үз тормышларын саклый. Чара светофор ясау буенча мастер - класс белән дәвам итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 16 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

А.С.Пушкинның әкиятләрен йоклар алдыннан балаларга укыйлар, аның шигырьләрен мәктәп укучылары ятлыйлар, аның әсәрләрен өлкәннәр сокланып укыйлар. Бөтен дөнья театрларында аның романнары һәм хикәяләре мотивлары буенча спектакльләр куялар, режиссерлар фильмнар төшерәләр. Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Пушкин открыткасы» ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Аппликация тематикасы булып А.С.Пушкинның «Алтын балык турында әкият» дигән танылган әсәре тора. Шаблоннарның бер өлеше алдан әзерләнгән, ә икенче өлешен балалар үзләре кисеп алганнар. Очрашуда катнашучыларның барысы да зур рәхәтлек белән иҗатка чумдылар, үзләренең кечкенә шедеврларын булдырдылар. Күп кенә балалар карандашлар һәм фломастерлар белән рәсем ясап, фантазияләрен дәвам иткәннәр, шуңа күрә открыткалар тагын да яктырак һәм төслерәк булып чыккан. Чара күңелле һәм дәртле узды, очрашуда катнашучылар үз эшләренә иҗади якын килделәр.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International