Картинг буенча Россия чемпионатының 4 этабы, Россия беренчелегенең һәм РАФ академиясенең 5 этабы
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре Физкультурачылар көненә багышланган спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, Саматова Гөлия, Халикова Айзилә, Валеева Эльмира тарафыннан төрле төр ярышларда 1,2,3 нче урыннар яуланды/
12 август көнне кич Тимершык авылында Сабантуй мәйданында бик матур бәйрәм-концерт уздырылды.
Авыл халкын гына түгел, район халкын да ял итттереп, күңелен ачып, үтеп китте бу зур концерт.
Татарстанда танылган моңлы җырчылар матур җырларын бүләк итте. Авылдашыбыз - җырчы, алып баручы һәм көрәшче егетебез Ленур Биктимеров һәм аның иҗатташ дусларына шундый бәйрәм оештыруы өчен зур рәхмәт һәм уңышлар телибез!
Физик активлык аз булу, тәмәке тарту, артык тән авырлыгы, кандагы холестеринның артуы һәм артериаль басымның артуы, белән рәттән мөстәкыйль куркыныч фактор булып тора.
12 августта Саба район китапханәсе ООО "КР Групп” компаниясенең 20 еллыгына багышланган чарада катнашты. Китапханәчеләр балалар һәм өлкәннәр өчен тәсбих һәм беләзекләр җыю буенча мастер-класс оештырдылар.
13 август көнне Югары Шытсу авылында физкультурачылар көненә багышланган мини-футбол турниры булып узды. Ярышта барлыгы 9 команда катнашты. Мәктәп яшендәге балалар арасында 1 нче урынны "Саба" командасы алды, 2 нче урынны "Елыш", 3 нче урынны "Шытсу" командасы яулады. Ир-атлар арасында 1 нче урынны "Икшермә" командасы алды, 2 нче урынны "Юлбат" һәм 3 нче урынны "Саба" командалары яулады. Иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез: ИП Сунгатуллина, ИП Нуриева.
Лесхоз мәдәният йортында «Без биибез һәм җырлыйбыз» Яшьләр көненә дискотека бара. Халыкара Яшьләр көне 12 августта яшьләрнең дөньяны үстерүдә һәм төзүдә ролен һәм аларның юлында торган көндәлек проблемаларны искә төшерү максатыннан билгеләп үтелә. Ул БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1999 елның 17 декабрендә (резолюция 54/120) 1998 елның 8-12 августында Лиссабонда узган Яшьләр эшләре буенча Бөтендөнья Министрлар конференциясе тәкъдиме буенча куелган. Халыкара яшьләр көне беренче тапкыр 2000 елның 12 августында билгеләп үтелә.
Лесхоз СДК хезмәткәрләре 12 августта «Пушкинские гадания» әдәби уенында катнашучыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар Александр Сергеевич әкиятләренең тылсымлы дөньясы буйлап сәяхәткә чыгалар, анда аларны төрле маҗаралар һәм кызыклы биремнәр көтә. Балалар әкиятләрне өзекләр буенча искә төшерделәр, әкият геройлары белән табышмаклар җыйдылар, персонажларны сурәтләү буенча фаразладылар. Чара тәмамлангач, балалар бөек шагыйрьнең әсәрләре белән «Бөек Россиянең бөек шагыйре» китап күргәзмәсе янында таныштылар. Балалар биремнәрне бик яхшы үтәделәр, зирәклек күрсәттеләр һәм Пушкин иҗатына булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Балалар бик күп уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар.
Югары Шытсу мәдәният йортында тегү-чигү, төрле кул эшләнмәләренә оста булган Сәрия Мөхетдинова, яшьләргә, балаларга мастер класс күрсәтте. Балалар бик бирелеп тыңладылар, кулларына энә, җеп алып чигеп карадылар.
11 августта Байлар Сабасында Физкультурачы көне хөрмәтенә ярышлар узды. Мишә авыл җирлеге командасы ярышларда актив катнашты :
Йөгерү буенча 2 урын
Пневматик винтовкадан ату буенча 1 урын
АРМ спорт буенча 2 урын