ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген, 11 нче август көнне, Апас районында Әдәби Сабантуе үтте. Әлеге чарада Татнетны үстерү фонды үткәргән марафоннарда катнашучылар, язучылар, журналистлар, укучылар, укытучылар һәм әдәбият сөючеләр катнашты.
Тантаналы ачылышта Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Бәйрәмне дәвам итеп, Әдәби Сабантуйның әләме күтәрелде.
Чара  Әдәби көрәш һәм милли уеннар белән дәвам итте. Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучысы Алисә Маликова Әдәби көрәштә уңышлы чыгыш ясады. Алисә шушы көннәрдә генә «Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм җырларын башкару» конкурсында җиңү яулаган иде.
Бөтендөнья китап укучыларын берләштергән Әдәби марафонда Саба районы быел да  сынатмады. Әдәби марафонда инде уналтынчы тапкыр беренче урын безнеке! Китап сөючеләребез зур горурлык белән районыбызга кубок һәм "Иң күп татарча китап укучы район" исемен алып кайттылар!

Тэги: Мәдәният бүлеге

ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә  «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясен чәчү эшләрен тәмамлаганнар.

«Әлеге эшләргә 14 кеше җәлеп ителгән. Барлыгы 1 миллион данә нарат орлыгы чәчелде, – диде үзәк директоры Азат Зиннәтуллин. – Кырларда шулай ук беренче һәм икенче ротация чәчкеннәре көч җыя. Аларның торышы яхшы дип бәяләнә».

Исегезгә төшерик, үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән 12 млн.данә кәлшә тәшкил итә. Үзәк 11,3 гектар мәйдан били, аларда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, суыту һәм орлыкларны саклау корпусы, 2 склад һ.б. урнашкан.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Саба урманчылыгы нарат утырту өчен 11 га җир әзерли.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

11 августта Эзмә мәдәният йорты ишегалдында “Физкультура бәйрәменә” багышланган “Кечкенә спортчылар” исеме астында велоузыш ярышлары узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

«Физкультурниклар һәм ТАТАРСТАН Республикасы көне»нә багышланган Өстәл теннисы буенча ачык турнир. 

Казан, Чаллы, Кукмара, Теләче һәм Саба муниципаль районнарыннан 56 спортчы, 35 ир-ат, 23 хатын-кыз катнашты.Хатын-кызлар арасында Динара Исмаилова җиңү яулады, икенче урында Камилла Шиһапова, өченче урында - Алиса Гайнуллина калды, барысы да Саба-Арена кызлары. Ир-атлар арасында Морат Ибраһимов (Саба-Арена) җиңде, Артур Шәрәфиев (Казан) икенче урынны алды, өченче баскычка Салават Заһидуллин (Саба) күтәрелде.

ИН-2 категориясендә хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә булды: 1.Шава Ксения, 2. Зарипова Ләйсән, 3. Кадыйрова Полина (барысы да РСАШ-Саба). Ир-атлар арасында : 1. Идрисов Айдар, 2. Вәлиев Камил, 3. Алексеев Виталий (барысы да РСАШ-Саба).

Ир-атлар: 1 Богданов Владимир, 2 Шаманов Нияз, 3 Галиакберов Раиль (барысы да Саба-Арена). Хатын-кызлар арасында: 1. Фәйзетдинова Сафира, 2. Ищенко Екатерина, 3. Гороховатченко Галина (бөтенсе Саба-Арена).

Шулай ук «Җиңүгә омтылыш өчен» тамашачылар симпатиясе призы белән Иделия Сафина бүләкләнде. 

Әлеге чараны һәм акчалата бүләкләүләрне оештырган өчен Саба муниципаль районы һәм «Саба-Арена» спорт мәктәбе администрациясенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Олы Кибәче авыл җирлегендәге бюджет оешмалары хезмәткәрләре "Саба" ҖЧҖ нә урып-җыюда ындыр табагында ярдәм итәләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Багманов Артур Фидаел улын «Дәүләт Думасы физик культура һәм спорт комитетының Мактау грамотасы», Гаврилов Олег Владимирович, Котдусова Диләрә Мөхәммәтфанис кызын «Татарстан Республикасы спорт министрының Мактау грамотасы», Каюмова Әдилә Хәлим кызын «Татарстан Республикасы спорт министрының Рәхмәте», Рәхимова Миләүшә Табрис кызы, Хәбибуллина Чулпан Васил кызы, Закирова Гөлнар Муллаян кызы, Гарипова Лилия Рафаил кызы, Сөнгатуллина Айсылу Камил кызы «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ОДМСНЫҢ Рәхмәт хаты»белән бүләкләнде.

Котлыйбыз, Сезнен очен бик шат! Ирешкәннәрегездә тукталмаска, үсәргә, үсәргә һәм бу дөньяны яулап алырга, мөмкин кадәр күбрәк җиңүләр һәм шундый могҗизалы бүләкләр яуларга телибез!

Тэги: САБА-АРЕНА

13
август, 2023 ел
якшәмбе

Олыяз авылында балалар өчен оештырылган дини лагерь тәмамланды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

“Симет” җәмгыяте игенчеләре ашлык суктыруны тәмамладылар. Ил табынын икмәк белән тулыландыруга үзләренең зур өлешләрен керткән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International