«Физкультурниклар һәм ТАТАРСТАН Республикасы көне»нә багышланган Өстәл теннисы буенча ачык турнир

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

«Физкультурниклар һәм ТАТАРСТАН Республикасы көне»нә багышланган Өстәл теннисы буенча ачык турнир. 

Казан, Чаллы, Кукмара, Теләче һәм Саба муниципаль районнарыннан 56 спортчы, 35 ир-ат, 23 хатын-кыз катнашты.Хатын-кызлар арасында Динара Исмаилова җиңү яулады, икенче урында Камилла Шиһапова, өченче урында - Алиса Гайнуллина калды, барысы да Саба-Арена кызлары. Ир-атлар арасында Морат Ибраһимов (Саба-Арена) җиңде, Артур Шәрәфиев (Казан) икенче урынны алды, өченче баскычка Салават Заһидуллин (Саба) күтәрелде.

ИН-2 категориясендә хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә булды: 1.Шава Ксения, 2. Зарипова Ләйсән, 3. Кадыйрова Полина (барысы да РСАШ-Саба). Ир-атлар арасында : 1. Идрисов Айдар, 2. Вәлиев Камил, 3. Алексеев Виталий (барысы да РСАШ-Саба).

Ир-атлар: 1 Богданов Владимир, 2 Шаманов Нияз, 3 Галиакберов Раиль (барысы да Саба-Арена). Хатын-кызлар арасында: 1. Фәйзетдинова Сафира, 2. Ищенко Екатерина, 3. Гороховатченко Галина (бөтенсе Саба-Арена).

Шулай ук «Җиңүгә омтылыш өчен» тамашачылар симпатиясе призы белән Иделия Сафина бүләкләнде. 

Әлеге чараны һәм акчалата бүләкләүләрне оештырган өчен Саба муниципаль районы һәм «Саба-Арена» спорт мәктәбе администрациясенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International