Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясен чәчү эшләре төгәлләнгән

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә  «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясен чәчү эшләрен тәмамлаганнар.

«Әлеге эшләргә 14 кеше җәлеп ителгән. Барлыгы 1 миллион данә нарат орлыгы чәчелде, – диде үзәк директоры Азат Зиннәтуллин. – Кырларда шулай ук беренче һәм икенче ротация чәчкеннәре көч җыя. Аларның торышы яхшы дип бәяләнә».

Исегезгә төшерик, үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән 12 млн.данә кәлшә тәшкил итә. Үзәк 11,3 гектар мәйдан били, аларда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, суыту һәм орлыкларны саклау корпусы, 2 склад һ.б. урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International