Хәрби-һава көчләре хезмәткәрләренең безнең балалар интернат-йортына килүләре бик яхшы һәм җылы традициягә әйләнде.
9 август көнне тәрбияче Аскарова М.С. җитәкчелегендә Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Җәй биш плюс белән» темасына экскурсия үткәрелде.
Шәмәрдән авыл җирлегендә җәяүлеләр үтүенең юл билгеләрен ясау буенча эшләр башкарылган. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ТКХ»АҖ башкарган.
Җәй - кышка запас әзерләү вакыты. "Балкыш" комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз участокларыннан уңыш җыюда һәм саклауда ярдәм итә.
Пенсионерлар өчен кышкы тозлар запасы бик мөһим. Үз куллары белән ясалган файдалы консервалар көндәлек рационны баета һәм витаминнар белән тәэмин итә.
Фотода: безнең Үзәкнең социаль хезмәтләрен алучылар социаль хезмәткәрләр ярдәмендә үзләренең фирма рецептлары буенча файдалы консервлар әзерлиләр.
Эшкә чакырабыз
Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Г.Ф. Агелова «Снежная королева: Поколение Snow» спектаклен карауны оештырды.
Спектакльнең төп максаты - гаджетлылыкны профилактикалау, балаларны тормышта дуслар һәм мәнфәгатьләр табу, үз-үзеңне тормышка ашыру һәм иҗади яшәү рәвешенә омтылу өчен илһамландыру. Спектакль гуманистик темаларга - дусларча җылы мөнәсәбәтләр, әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына катнашу, тере аралашу ни дәрәҗәдә кирәк булуы турында сөйли.
Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыру өчен медицина оешмаларына китерү дәвам итә. Аны райондагы авыллардан “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспорты белән илтеп җиткерәләр.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәлешен барлап чыктылар.
Белгечләр көнкүреш приборларын, электр һәм газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктажлар үткәрделәр, шулай ук автоном янгын хәбәрчеләренең эшчәнлеген тикшерделәр. Гаиләләргә буклетлар һәм белешмәләр тапшырдылар.
Сак булыгыз, мошенниклар!
Физкультурачы көне белән котлыйбыз! Һәрвакыт сәламәт, күңелле, актив, кыю, дәртле, акыллы, армый-талмый, җитез, ышанычлы, нык булып калырга телибез. Ныклык, чыдамлык һәм камиллек үрнәге телибез. Көн саен уңышка бару телибез!