9 август көнне тәрбияче Аскарова М.С. җитәкчелегендә Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Җәй биш плюс белән» темасына экскурсия үткәрелде.
Җәй - елның искиткеч вакыты. Без барыбыз да елның бу чорын яратабыз, аеруча балалар. Күп вакытларын алар ачык һавада үткәрәләр, шуңа күрә балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен уңайлы чаралар куллану мөһим. Моның өчен эссе кояшлы көннәрнең берсен сайлап, без тәрбияләнүчеләр белән экскурсиягә чыктык.
Бу экскурсия вакытында тәрбияләнүчеләр чәчәк кыры, теплицада үскән җәйге мул уңыш белән таныштылар, йорт кошларына һәм ташбакаларга сокланып карадылар.
Әлеге экскурсиягә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: үсемлекләр дөньясы белән тере аралашу балаларның аны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм тәрбияләнүчеләрнең эстетик тәрбиясенә ярдәм итә.