Элеге елнын июль аенда районыбызның Сабада һәм Шәмәрдәндә яшәүчеләргә карата 3 мошенниклык гамәлләре кылынды. Аларга 8 мең, 9 мең һәм 14 мең сум зыян килде.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге гражданнарны мошенниклардан сак булырга кирәклеген искәртә. Беркемгә дә үзегезнең яшерен кодларыгызны, шәхси документ номерларын эйтмәгез, билгесез кешелэр кушуы буенча, хәтта алар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырсалар да, кредитлар рәсмиләштермәгез!