"Юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек белегез!"

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

"Юл йөрү кагыйдәләрен, тапкырлау таблицасы кебек белегез!"-дигән исем астында Саба район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә  6 нчы номерлы «Балачак» Саба балалар бакчасында  танып белү уены уздырдылар. Уен формасында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Китапханәче сөйләвеннән балалар юлда, җәмәгать транспортында үзләрен ничек дөрес тотарга, велосипедта ничек йөрергә, юл билгеләре нинди була һәм алар нәрсә турында сөйлиләр, әкият геройларын һәм аларның транспорт чараларын искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, «Светофор», «юл билгесен җыеп ал» , «су,җир,һава транспорты», "рөхсәт ителә – тыела" кебек уеннар үткәрелде. Китапханәче балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча журналлар-китаплар тәкъдим итте. Чара тәмамлангач, балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки бу кагыйдәләр үз тормышларын саклый. Чара светофор ясау буенча мастер - класс белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International