Киләчәккә һөнәр сайлау – укучылар өчен иң мөһим адым. Күп очракта алар үзләре башкара алырлык, үз теләкләре булган эшкә түгел, ә һөнәрнең дәрәҗәлерәгенә омтылалар. Мәктәп укучыларына һөнәр сайлаганда ялгышмасын, шуның нәтиҗәсендә эшкә урнашканда кыенлыклар килеп тумасын өчен һөнәри юнәлеш бирү эше бара. Максатыбыз - эшче һөнәренең дәрәҗәсен үстерү. Агымдагы елның җәйге ял чорында мәктәбебез укучылары районыбызның төрле оешма-предприятияләрендә хезмәт куйдылар. Укучыларыбыз эшләү дәверендә күптөрле белем тупладылар һәм шулай ук гаилә бюджетына да файда китерделәр.