Керәнле авыл клубы, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында' "Балкыш" берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергәләп, "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йолалары оештырды. Кияү мунчасы берничә йорт аша яшәүче күршеләрдә әзерләнде. Никах төненнән соң иртән кияү белән кәләшне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлап, биеп мунчага озаттылар. Алар мунчадан чыкканда, башта мунча алачыгына әтәч белән тавык кертеп җибәрделәр. Кияү белән кыз аларны куып чыгарды: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса - кыз була. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм коймак, чәй белән каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр. Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан соң, аларны уфалла арбасына утыртып кире өйләренә алып кайттылар. Уен-көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы бик күңелле узды. Яшь парлар, аларның гаилә тарихынын беренче битен шундый матур йола белән бизәгәннәре өчен, оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.