Пушкин открыткасы

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

А.С.Пушкинның әкиятләрен йоклар алдыннан балаларга укыйлар, аның шигырьләрен мәктәп укучылары ятлыйлар, аның әсәрләрен өлкәннәр сокланып укыйлар. Бөтен дөнья театрларында аның романнары һәм хикәяләре мотивлары буенча спектакльләр куялар, режиссерлар фильмнар төшерәләр. Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Пушкин открыткасы» ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Аппликация тематикасы булып А.С.Пушкинның «Алтын балык турында әкият» дигән танылган әсәре тора. Шаблоннарның бер өлеше алдан әзерләнгән, ә икенче өлешен балалар үзләре кисеп алганнар. Очрашуда катнашучыларның барысы да зур рәхәтлек белән иҗатка чумдылар, үзләренең кечкенә шедеврларын булдырдылар. Күп кенә балалар карандашлар һәм фломастерлар белән рәсем ясап, фантазияләрен дәвам иткәннәр, шуңа күрә открыткалар тагын да яктырак һәм төслерәк булып чыккан. Чара күңелле һәм дәртле узды, очрашуда катнашучылар үз эшләренә иҗади якын килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International