16 нчы август көнне «Ночь кино» акциясе кысаларында Шәмәрдән мәдәният йорты һәм Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Җиңү Паркы территориясендә авыл халкы өчен фильм һәм мультфильм күрсәтүне оештырды.
18 нчы август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «СССР уеннары» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырдылар.
Ашказаны һәм эчәк авырулары барлык эчке орган авырулары арасында иң еш очрый. Аларның барлыкка килү сәбәпләре еш кына дөрес тукланмау, стресс, сәламәт булмаган яшәү рәвеше һәм начар экология.
Симптомнар авыруның төренә бәйле. Гастрит, панкреатит, җәрәхәт һәм холецистит диагнозы куела.
19 августта Йосыф-Алан авыл клубында, Юлбат авыл китапханәсе белән берлектә, балалар журналлары дөньясында дип аталган вакытлы матбугатка күзәтү уздырылды. Яшь укучылар китапханәгә килүче журналлар белән таныштылар. Һәр бала яраткан журналын укырга сайлап алды.
19 августта Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре «Там, на неведомых дорожках…» уен - сәяхәт оештыралар һәм үткәрәләр , ул хәрәкәтчән танып белү уены формасында үткәрелә. Уенның дәвамлылыгы 1 сәгатьтән артмый. Уен катнашучыларының яше 7 яшьтән 12 яшькә кадәр. Уен-сәяхәт командаларны ачык урында урнашкан территория буенча күчерүне күздә тота. Ике командага бер үк вакытта старт бирелә. Барлык командалар да бер үк этапларны үтәләр, әмма төрле эзлеклелектә, ягъни һәр команда үз маршруты буенча бара. Уенга йомгак ясаганда биремнәрне үтәү сыйфаты гына түгел, ә маршрутны үтүгә киткән вакыт та исәпкә алына. Маршрут алты этаптан тора. Һәр командага билгеле бер төс һәм исем бирелә. Стартта командалар беренче этап урнашкан урын белән карта фрагментын алалар. Этапка килгәч, команда әкият героеннан хат язылган үз конвертын (конвертта команда төсе күрсәтелгән) табарга һәм әлеге конвертта булган биремне үтәргә тиеш.
Байлар Сабасының Киров урамында 13нче номерлы гадәти генә бер йорт бар. Урам буйлап барганда, башкалардан берни белән дә аерылмый кебек.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, 19 август көнне, Юлбат авыл китапханәсе, мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы белән берлектә, авылның Тукай урамында, милли чара – Татар халкының матур традициясе югалмасын әле дип, "Кич утырыйк бергәләп" дигән кич утыру оештырдылар. Авылның иң күркәм, матур гадәте бит ул – кич утыру. Кич утыру кичәсен милли көйләр, уеннар, биюләр, нәфис сүзләр бизәде. Кичке уеннан соң табын янында күңелле әңгәмәләр дәвам итте.
19 августта приютыбызның яшь волонтерлары тыл ветераны Родионова Нина апага ярдәм иттеләр. Бу чара "Яхшылык эшлә" көне кысаларында узды. Балалар ветеран йорты территориясен чүп үләннәреннән һәм куаклыклардан чистарттылар.
Балалар башкарган эшләреннән һәм файда китергәннәреннән, ә Нина апа балаларыбызның игътибарыннан һәм ярдәменнән бик канәгать калды.
18 августта Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре авылыбызның матур урыннарында «Туган як буйлап күңелле атлыйм» дигән экологик сәяхәт үткәрделәр. Балаларны төрле агачлар, куаклар, һәм декоратив үсемлекләр белән таныштырдылар. «Яңа китап - яңа дус» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү һәм викторина үткәрелде.
18 август көнне Сабаның 3нче «Шоколад» балалар бакчасында «Без барыбыз да музыкантлар, менә без күпме!» дигән чара үткәрелде