Матурлык дөньяны коткарыр

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

    Байлар Сабасының Киров урамында 13нче номерлы гадәти генә бер йорт бар. Урам буйлап барганда, башкалардан берни белән дә аерылмый кебек. Төзек, чиста, матур. Ә капканы ачып, эчкә узсаң, үзеңне әкияти бер аланга килеп чыккан сыман хис итәсең. Агач, куак, чәчәкләрнең матурлыгыннан һәм күптөрлелегеннән баш әйләнә! Биредә яшәүче Галимуллиннарның тырышлыгына исең китәрлек: ел да иртә яздан алып алар үз куллары белән шушы матурлыкны тудыралар. Бу - күңел кушуы буенча, матурлык яраткан, аны башкаларга да күрсәтеп, яхшы кәеф чыганагы бүләк иткән чын хезмәт сөючеләрнең иҗат җимеше. “Эштән арып кайткач, шушы бакчада күңелебезгә рәхәтлек алабыз. Яратып эшләгәч, бер авырлыгы да юк. Матурлык – дөньяны коткарыр, диләр бит. Иң мөһиме - ил-көннәребез тыныч булсын”, - ди бакча хуҗасы Ильмира ханым. Биредәге матурлык белән сез дә фотолар аша булса да танышыгыз әле, әйдә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International