Квест уен

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

19 августта Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре «Там, на неведомых дорожках…» уен - сәяхәт оештыралар һәм үткәрәләр , ул хәрәкәтчән танып белү уены формасында үткәрелә. Уенның дәвамлылыгы 1 сәгатьтән артмый. Уен катнашучыларының яше 7 яшьтән 12 яшькә кадәр. Уен-сәяхәт командаларны ачык урында урнашкан территория буенча күчерүне күздә тота. Ике командага бер үк вакытта старт бирелә. Барлык командалар да бер үк этапларны үтәләр, әмма төрле эзлеклелектә, ягъни һәр команда үз маршруты буенча бара. Уенга йомгак ясаганда биремнәрне үтәү сыйфаты гына түгел, ә маршрутны үтүгә киткән вакыт та исәпкә алына. Маршрут алты этаптан тора. Һәр командага билгеле бер төс һәм исем бирелә. Стартта командалар беренче этап урнашкан урын белән карта фрагментын алалар. Этапка килгәч, команда әкият героеннан хат язылган үз конвертын (конвертта команда төсе күрсәтелгән) табарга һәм әлеге конвертта булган биремне үтәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International