Ел саен Россия Федерациясендә 250 меңгә якын янгын була, нәтиҗәдә 14 меңнән артык кеше һәлак була.
18нче август көнне Саба урта мәктәбе базасында, Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы булып узды.
12 август көнне "Гаилә" паркында Сатыш мәдәният йорты, "Гәрәбә" фольклор коллективы, Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханәсе, Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре, Юлбат мәдәният йорты сәнгать житәкчесе катнашында "Кичке уен" оештырылды. Ял итәргә килгән Саба халкы һәм килгән кунаклар милли уеннарыбызда, җыр - биюләрдә актив катнашып күңелләренә рухи азык алдылар һәм ял иттеләр.
Һәр кешенең йөрәгендә кечкенә Ватанга, туган җиргә, аның чиксез далаларына, зәңгәр елгалар тасмасы белән уратып алынган, легендалар һәм риваятьләр белән бизәлгән җиргә мәхәббәт яши. Моның өчен туган як тарихын белергә, табигатьне яратырга кирәк. Сатыш авылы музей-мәдрәсәсе хезмәткәрләре чараны «Туган як» төшенчәсе дигән әңгәмәгә багышлады.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Саба район китапханәсе "Гаилә"паркында яшүсмерләр белән "Библиопати" проекты кысаларында "Яшьләргә нинди ял кирәк?" дигән темага әңгәмә үткәрде. Китапханәче Миңнуллина Р.Р. катнашучыларга китапханә бүген уку урыны гына түгел, ә мәгълүмат һәм белемнәр патшалыгы, ялгызлар һәм дуслар өчен очрашу урыны, белем багажын тулыландырып кына калмыйча, ял итү дә кызыклы булган мәгълүмат мәйданчыгы дип сөйләде.
Барыгызны да «Бал туе-2023»кә чакырабыз
Телеканал Россия-1 Шекше авыл җирлегендә
Консультация - метеорология күренешләренең
интенсивлыгы турында кисәтү
18 августта якындагы сәгатьтә, кич белән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территорияләрендә, урыны белән, секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җилле яңгырлар көтелә.