Районның пенсия һәм социаль страховка Фонды белгече Алсу Ахметова Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен пенсия һәм социаль түләүләрнең кайбер формалары белән таныштырды. Балалы гаиләләргә нинди түләүләр каралган, пенсия түләү тәртибе, күп балалы аналарга һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гражданнарга социаль түләүләр һәм пенсияләр – шундый сорауларга хезмәткәрләр бүгенге әңгәмә барышында җаваплар ала алдылар.
"Безнең ишегалды" республика программасының эксперт төркеме вәкилләре Шәмәрдән авыл җирлегендә ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча эшләрне кабул итү максатыннан сәфәр кылдылар.
Иске Мичән авылы Нагорная урамында гражданнарның үзара салым акчасына каты түшәлгән юл салу буенча эш алып барыла. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
"Саба МПП ТКХ" АҖ подрядчы оешмасы тарафыннан Г. Закиров урамы буенча "Җәяүлеләр кичүе" юл билгеләрен яңарту
Байлар Сабасы ш.т.б.дә Тукай урамында урнашкан паркны төзекләндерү (1 чират)
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Саба йөзү бассейны ФСК» МБУ бинасында аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен пандус урнаштыру. Подрядчы оешма- "Интехстрой" ҖЧҖ.