«Яшьләр вакыты» Бөтенроссия яшьләр премиясе төрле оешмаларны, өлкәнең лидерларын, хезмәткәрләрне, яшьләр сәясәте өлкәсендә җитәкчеләрне һәм командаларны, коммерциячел оешмаларны, яшьләр массакүләм мәгълүмат чараларын, блогерларны бүләкләү өчен булдырылды, аларның эшчәнлеге яшьләргә юнәлдерелгән.
ҖЧ "Саба" җәмгыяте Тимершык бүлекчәсендә көзге арыш чәчүе
Кызыклы сорау, әйеме? Байлар Сабасы бистәсендә төзелеп бетеп килүче “Алтын туп” универсаль спорт залындагы төзелеш эшләре белән танышкач, тупның, чыннан да, алтын була алуына төшенәсең
Татарстан Республикасы
территориясендә урманнарга югары һәм гадәттән тыш
янгын куркынычы турында шторм кисәтүе.
2023 елның 19 августыннан 24 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.
2023 елның 19 августы 05.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр
метеорология күренешенең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 19 августында иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, 15-20 м/с көчле төньяк җиле, локаль боз явуы көтелә;
төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен физик активлык кирәк. Шул ук вакытта физик күнегүләрнең күләмен табиб билгели.
Бу мәкаләдә без, физик активлык вакытында сәламәтлеккә тискәре нәтиҗәләр булдырмас өчен, төп күрсәтмәләр бирербез.
17 августта Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Юлбатым-Ямбулатым» дип исемләнгән туристик экскурсиясен оештырдылар. Экскурсия Г.Тукай урамында үтте. Бу маршрутта «Юлбатым — Ямбулатым» тарихи-документаль китабы авторы Сафин Илдар Фәтхулла улы белән кызыклы очрашу булды. Ул балаларга китапның барлыкка килү тарихын, авыл һәм аның халкы тарихындагы кызыклы фактлар турында сөйләде. Балаларга үз музееның тарихи экспонатларын күрсәтте. Маршруттагы чираттагы тукталыш: Чирмеш чишмәсе. Балалар Юлбат авылының беренче күченүчеләре турында белделәр, аннары Галиев Наил Тимергали улы капкасы янында тукталдылар. Ул авылдашларыбызның шәҗәрәсен төзү буенча эш алып бара, авыл тарихын яхшы белә. Экскурсия Г.Тукай урамында, яраткан шагыйребезнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.
16 августта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Борынгы васыятьләр» дигән фольклор сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар татарларның көнкүреше, музыка кораллары белән таныштылар. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре халык бәйрәмнәре, йолалары, традицияләре турында сөйләделәр.
16 августта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре вакытлы матбугатка күзәтү үткәрделәр. Өлкән укучылар өчен «Гаилә учагы», «Татарстан», «Сөембикә», «Сәхнә», «Минем матур дачам», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Саба таңнары», «Түгәрәк уен», «Идел» кебек вакытлы басмалар тәкъдим ителде. Кызыклы басмалары булган журналлар күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Аларда психологлар, юристлар, табиблар киңәшләре басыла.