17 августта Миңгәр авылында Саба район китапханәсе Казан халык һөнәрләре техникумы вәкилләре алдында күргәзмәдә катнаштылар.
16 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Халкымның мәдәни мирасы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы малларга сенаж әзерләү белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә 10871 т сусыл азык әзерләнгән. Сенаж салуда "Саба" җәмгыяте шоферлары Агилов А., Сабиров И., Гарипов Ф., Нәбиуллин А., Әхтәмов Р., Дәүлиев И, Гаптрахманов Р актив эш күрсәтәләр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
Бүген ТР мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашында киңәшмә узды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр Г.Х. Низамиева сәүдә объекты территориясендә азык-төлек булмаган товарлар төркемен сатучы хуҗалык итүче субъект өчен укыту семинары үткәрде.
11-13 август көннәрендә Казан шәһәренең Мирный бистәсендә 2009-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында пневматик винтовкадан биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр А.И.Ганиев кибетендә азык-төлек товарларын сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән "Юлбат" авыл хуҗалыгы җәмгыяте кырларында иртәннән кичкә кадәр өч урып-җыю комбайны ашлык суктыра. Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары урып-җыю кампаниясендә ярдәм итәләр.