Казанда биатлон ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

11-13 август  көннәрендә  Казан шәһәренең Мирный бистәсендә  2009-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында пневматик винтовкадан биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге  булып узды. Ярышларда Ульяновск өлкәсеннән, Казан, Яр  Чаллы шәһәрләреннән, Тукай районыннан һәм Байлар Сабасы бистәсеннән  килгән утыздан артык спортчылар катнашты.  Ярышларда спортчылар спринт дисциплинасы буенча ярыштылар. "Сабантуй" спорт мәктәбе командасын 6 спортчы  яклады (биатлон буенча тренер Д.М. Шакирҗанов). Беренчелек нәтиҗәләре: 2011-2012 елларда туган егетләр арасында Гайнуллин Инсаф җиңү яулады. Ул 19 егет арасында беренчелеккә чыкты. Шул ук категориядә Саетов  Эмиль көмеш призер булды. Әлеге егетләр биатлон спорт төре буенча икенче спорт разрядын үтәделәр. Татарстан Республикасының биатлон буенча җәйге беренчелеге тәмамланды. Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз. Яңа биеклекләр һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International