16 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Халкымның мәдәни мирасы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларның татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында күзаллауларын киңәйтү, балаларны халык иҗатына тарту, ата-бабаларыбызның бай мирасы өчен горурлык хисе тәрбияләү турында сөйләде .Балалар «фольклор» төшенчәсе һәм аның жанрлары белән таныштылар. Чара тематик видеопрезентация белән үрелеп барды.