Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен физик активлык кирәк. Шул ук вакытта физик күнегүләрнең күләмен табиб билгели.
Бу мәкаләдә без, физик активлык вакытында сәламәтлеккә тискәре нәтиҗәләр булдырмас өчен, төп күрсәтмәләр бирербез.
Дәресләр башланганчы йөрәк кыскаруларының максималь һәм куркынычсыз күнегү ешлыгын (МЧСС) билгеләү өчен йөкләнеш тесты (тредмил-тест яки велоэргометрия) үткәрергә киңәш ителә.
Әгәр йөкләнеш тесты үткәрү мөмкин булмаса, МЧССНЫ 220 минус- яшь формуласы буенча исәпләп чыгарырга мөмкин. Кардиологик авырулар өчен йөрәк тибеше МЧСС дан 50-75% тәшкил итә.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар өчен физик активлыкның оптималь төрләре булып түбән һәм уртача интенсивлыктагы аэроб күнегүләр (зарядка, йөреш, Скандинав йөреше, йөзү) тора.
Сезнең сәламәтлек торышын исәпкә алып, физик авырлыкны дөрес сайлау һәм индивидуаль күнегүләр программасын төзү өчен, сезгә кардиолог табиб, терапевт, шулай ук дәвалау физкультурасы белгече белән киңәшләшергә киңәш ителә.
Күнегүләр алдыннан һәм аннан соң кан басымын һәм пульсны һәрвакыт үлчәгез. Тренировкалар вакытында шулай ук йөрәк ритмы мониторларын (фитнес-беләзекләр) кулланырга мөмкин. Күнегүне башлганда һәм тәмамлаганда хәрвакыт разминка эшләргә кирәк. Шулай итеп, кан басымы һәм йөрәк тибеше кискен үзгәрүдән сакларга мөмкин.
Шуны истә тоту мөһим: адекват сайланган регуляр аэробик күнегүләр коронар йөрәк авыруы, инсульт һәм артериаль гипертония куркынычын киметә.