“ Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесендә Бөтенроссия физкультурниклар көненә багышланган " Спортны яратабыз!”дип исемләнгән чара

2023 елның 18 августы, җомга
18 августта Югары Утар балалар йортында Бөтенроссия физкультурниклар көненә багышланган " Спортны яратабыз!”дип исемләнгән чара үткәрелде. Анда барлык төркемдә тәрбияләнүчеләр катнашты. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балаларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Физкультурниклар көне илдә сәламәт яшәү рәвешен, физик культураны һәм спортны массакүләм пропагандалауга ярдәм итәргә тиеш. Бәйрәм дәвамында спорт музыкасы яңгырады, шуның белән балаларның спорт рухын күтәрде. Спорт бәйрәменең төп өлешендә командалар «Кемнең командасы тизрәк төзеләчәк», «Без җитез», «Иң тиз»эстафеталарында ярыштылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Барлык командалар да лаеклы көрәште. Барлык катнашучылар да кәнагать калды һәм уңай тәэсирләр алды. Бәйрәм балаларга ярышу рухын күтәрергә, командада эш итү, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International